Бүген мэрия бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсен уздырды. Узган атнадагы оператив хәл турында беренче булып Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге башлыгы Руслан Бәдретдинов чыгыш ясады.
Иң мөһим мәсьәлә булып мошенниклык мәсьәләсе кала, кешеләр мошенникларның хәйләләренә эләгүдән туктамый һәм җинаятьчеләрнең счетларына шактый зур суммалар күчерәләр. Хөрмәтле Лениногорск районы халкы, сездән уяу булуыгызны һәм мошенникларның хәйләләренә ышанмавыгызны сорыйбыз!
Әгәр сезгә карата җинаять кылынса яки сез алдау корбаны булсагыз, сез иң якын полиция бүлегенә «02» телефоны (кәрәзле телефон буенча «102, 112») аша хәбәр итә аласыз.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов су объектларында куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы, Хәтер һәм кайгы көне – 22 июнь митингы үткәрү, мөрәҗәгатьләрне эшкәртү, гомуми файдалану урыннарын, йорт яны территориясен җыештыру, шулай ук үлән чабу, кечкенә архитектура формаларын буяу мәсьәләләре буенча күрсәтмәләр бирде