"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 7 нче урта белем бирү мәктәбенең лагерь балалары өчен танышу экскурсиясе үткәрделәр.
Балаларга ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүләре, аларның эшчәнлеге, башкарган төп функцияләре турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга, нәкъ менә ЗАГСка, гражданнарның үз тормышларындагы иң мөһим вакыйгаларны — бала туу, никахка керү, никахны өзү, фамилия, исем, ата исемен үзгәртү, уллыкка алу, аталыкны билгеләү һ. б. ны раслау өчен мөрәҗәгать итүләре турында сөйләделәр.
Аннары балалар кияү белән кәләш бүлмәләренә, тантаналар залына керделәр һәм никахны тантаналы теркәүнең ничек узганын белделәр!