Күптән көтелгән су коену сезоны башланды. Йөзләгән кеше ял көннәрендә сулыклар янына бара. Саф һава, кояш, коену рәхәтлек китерә.
Ләкин шуны истә тотарга кирәк: суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу фаҗигале нәтиҗәгә китерергә мөмкин! Бу аеруча җәйге каникул вакытында буш вакытларын сулык янында үткәргән балаларга кагыла.
Җәй көне сулыкларда куркынычсызлыкның билгеле бер кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Беренчедән, бу максат өчен махсус җиһазландырылмаган таныш булмаган урыннарда су коенудан сакланырга кирәк. Искәртеп узабыз, Лениногорскида җиһазландырылган пляж булып түбән күл янындагы яр буе тора, анда коткаручылар посты һәм барлык кирәкле җиһазлар бар.
Коткару посты 10:00дән 20:00гә кадәр эшли. Өлкәннәр балаларга ялгыз су коенырга рөхсәт итмәскә тиеш.
Исегездә тотыгыз! Суда куркынычсызлык чараларын төгәл үтәү генә бәла-казаны кисәтә ала.