Юлдан тыш мототранспорт чаралары йөртүчеләрен «Татнефть»ЦПК ЧОУның Лениногорск филиалы чыгарды.
ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр.
Имтиханга килгән 15 курсантның 12се уңышлы тапшырылган.
Материалларны Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачак. Имтиханны тапшырмаган кешеләр өчен кабат имтихан билгеләнде