Явыз ниятле кешеләр «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетларга, банк счетларына, электрон почтага элек башка кешеләргә караган сим-карталар аша керергә өйрәнгәннәр.
Кәрәзле телефон номерлары элеккеге хуҗалары социаль челтәрләрдәге аккаунтларга һәм төрле кушымталарга бәйләнешләрен саклап, аларны ничек калдырган булса, шул рәвешле кабат сатыла башлый.
Кәрәзле элемтә салонына мондый сим-карталар мобиль элемтә операторлары тарафыннан кәрәзле элемтә хезмәтләреннән файдаланучы абонент белән килешү өзелгәннән соң 1-2 айдан соң сатыла.
Шуңа күрә, кәрәзле телефон номерын үзгәрткәндә сак булыгыз! Мошенниклар корбаны булмас өчен мөһим аккаунтларны бәйләүнең актуальлеген күзәтергә, өстәмә саклау урнаштырырга кирәк (мәсәлән, аккаунтка керү турында хәбәр итү).