Лениногорскида иң кечкенә социаль хезмәт алучылар өчен викторина уздырдылар

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне алдыннан «Исток - Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан 4 нче социаль участокта иң кечкенә социаль хезмәт алучылар өчен викторина үткәрелде.

Чараның максаты балаларда дәүләт символлары турында белемнәрне ныгыту, үсеп килүче буында патриотик үзаң формалаштыру булды.

Викторина барышында балалар Россия Федерациясе флагы, гимны һәм гербы белән таныштылар,

Россия һәм Татарстан башкалалары белән таныштылар. Шулай ук балалар үзләренең белемнәре һәм күзаллаулары нигезендә туган илләре турында сөйләделәр.  Чара ахырында балалар кечкенә бүләкләр алдылар. Викторина күңелле һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International