Леонид Иванович һәм аның абыйлары, Александр Иванович һәм Николай Иванович, озак еллар «ТаграС-РС» компаниясенең «ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖдә эшләгәннәр, алар Маркеловлар династиясенә нигез салучылар булып торалар, гомуми хезмәт стажлары Татарстанның нефть һәм нефть сервисы тармакларында 485 ел тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстанның нефть һәм нефть сервисы предприятиеләрендә аларның балалары һәм оныклары эшли.
Леонид Маркелов 1937 елның 2 гыйнварында Лениногорск районының Түбән Каран авылында туган. Армия хезмәтеннән соң өенә кайткач, булган үзгәрешләрне күреп гаҗәпләнә. Чөнки ул чакта Ромашкин ятмасын үзләштерү бара торган була .Леонид Иванович гомере буе үзенең беренче эш көннәрен истә калдыра ул күтәргеч машинисты өйрәнчеге булып башлый, хәзер Леонид Ивановичның нефть сәнәгатендә стажы - 42 ел, «ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖдә 30 ел эшли. Һәрвакыт яраткан хатыны Нина Александровнаның ярдәмен тоя. Ул озак еллар шәфкать туташы, ә аннары «Татнефть»системасында балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшли.
Ике улы һәм кызы Маркеловлар династиясенең лаеклы дәвамчылары булалар.
Леонид Маркелов «ТаграС-РС»системасында эшләүче оныкларының уңышларына шатлана. Бәлки, оныкчыклары да бу юлдан барырлар, дигән өмет бар
Леонид Иванович хатыны Нина Александровна белән бүген Лениногорск районының Түбән Каран авылында әти-әниләренең нәсел оясы булган үз йортында яши. Алар һаман да укырга яраталар, күршеләре белән аралашалар, аларны 5 онык һәм 9 оныкчыклары сөендереп тора.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде, тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.