2024 елның 26 маеннан Бөтенроссия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы старт алды.
Наркотикларга каршы айлыкның бурычы-наркомания һәм наркоҗинаятьчелек проблемаларына гражданнарның игътибарын җәлеп итү, наркотикларны куллануның тискәре нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.
Наркотикларга каршы айлыкның девизы синең тормышың - синең сайлавың.
Лениногорск муниципаль районында наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы уза, аның кысаларында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм психоактив матдәләр кулланудан аңлы рәвештә баш тартуга юнәлдерелгән чаралар узачак.
Наркотикларны саклау һәм сату урыннары, наркопритоннар һәм тыелган матдәләр таратучы затлар турында мәгълүматка ия булган һәркем бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә хәбәр итегез: 02, 102/020 яки 8(85595) 2-72-20.