Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов районның предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында атналык «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен уздырды.
Узган атнада оператив вәзгыять турында беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге башлыгы Руслан Бәдретдинов чыгыш ясады. "Бүгенге көндә мошенниклык безнең шәһәрләрдә һәм республиканың башка шәһәрләрендә иң киң таралган җинаятьләрнең берсе булып кала. Мошенниклык төрләре һәм формалары төрле булырга мөмкин. Мәгълүмати технологияләр үсеше һәм аларны куллану өлкәсе киңәю белән, алдауның яңа төрләре барлыкка килә, шул исәптән интернет-алдаулар, аларның саны елдан-ел арта бара. Лениногорск районында яшәүчеләр мошенникларның тозагына эләгүдән туктамый", - дип билгеләп үтте Руслан Фәрит улы.
Ул халыкны уяу булырга чакырды.
Әгәр сезгә карата җинаять кылынса яки сез алдау корбаны булсагыз, сез иң якын полиция бүлегенә яки «02» телефоны (кәрәзле телефон буенча «102, 112») аша хәбәр итә аласыз. Җинаять вакытыннан азрак вакыт узган саен, җинаятьчене «кайнар эзләр буенча»тоткарлау мөмкинлеге дә күбрәк була.
Барлык җитәкчеләр дә узган атнада башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр һәм киләсе атнага планнары белән уртаклаштылар. Лениногорск районы башлыгы гомуми файдаланудагы урыннарны, паркларны һәм скверларны, шулай ук күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен җыештыру буенча хезмәт күрсәтүче оешмалар адресына эшенә игътибарны юнәлтте. Балалар белән эшләү, балаларның иминлеге, шулай ук җәйге каникуллар вакытында балаларның ялын оештыру һәм башкаларга тукталды Шулай ук Россия көне, Корбан бәйрәме һәм Чыгарылыш кичәсен лаеклы дәрәҗәдә уздырырга күрсәтмә бирде.