Лениногорск ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 6 нчы урта белем бирү мәктәбенең лагерь балалары өчен Никахлашу Сараена танып белү экскурсиясе үткәрделәр.
Балаларны ЗАГС органнарының барлыкка килү тарихы һәм аларның төрле эшчәнлеге, төп функцияләре белән таныштырдылар, метрик чиркәү китаплары, мөселман метрикалары, архив һәм архив китаплары үрнәкләрен күрсәттеләр.
Балаларга шулай ук гражданнарның үз тормышларындагы иң мөһим вакыйгаларны - бала туу, никахка керү, никахны өзү, фамилия, исем, ата исемен үзгәртү, уллыкка алу, аталыкны билгеләү һ. б. ны раслау өчен нәкъ менә ЗАГСка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләделәр.
Аннары балалар кияү белән кәләшнең бүлмәләренә, тантаналар залына бардылар һәм никахны тантаналы теркәүнең ничек узганын белделәр!