Лениногорскида юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген мэрия утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш эшендә шәһәр прокуроры Алексей Панишев, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл инспекциясе һәм хәрәкәт оештыру бүлеге башлыгы Илназ Зиатдинов, комиссия әгъзалары, юл һәм транспорт хезмәтләре предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү буенча чаралар турында 2024 елның 5 ае йомгаклары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Рифат Билалов чыгыш ясады.

Агымдагы елның 31 маена муниципаль районда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган, 12 кеше яраланган. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып транспорт чарасының юл өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозу һәм җәяүлеләр кагыйдәләрен бозу тора.

Рифат Илфат улы билгеләп үткәнчә, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан юлларда аварияләрне булдырмауга йогынтының төп чарасы-юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау. Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча эш көчәйтелгән.

Юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча алып барылган эшләр турында «БДД» ДБУның Лениногорск районындагы профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова һәм «ТАТМЕДИА «АҖ филиалы җитәкчесе Аниса Мельникова сөйләделәр.

Мәгариф идарәсе башлыгы Вәгыйз Санатуллин һәм УДМС начальнигы урынбасары Светлана Илюхина җәйге каникуллар вакытында балаларның юл травматизмын профилактикалау буенча үткәрелгән чаралар турында хәбәр иттеләр.

Район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия секретаре Марат Якупов ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында»19.12.2023 № 1646 карарының үтәлеше хакында хәбәр итте.

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ юл инспекциясе һәм хәрәкәтне оештыру бүлеге башлыгы Илназ Зиатдинов муниципаль комиссия эшен уңай бәяләде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы проблемалы юнәлешләргә тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, бары тик уртак тырышлык белән генә эшнең төп максатына ирешеп була – юлларда авариялелек һәм юл травматизмы күрсәткечләрен киметү.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов комиссия әгъзаларына юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру максатында системалы эшне дәвам итәргә, урам-юл челтәрен тотуда ачыклана торган кимчелекләрне бетерү чараларын күрергә һәм халык арасында профилактик эшне көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International