6 июнь - Халыкара тимер юл кичүләренә игътибар җәлеп итү көне

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Халыкара тимер юл җәмәгатьчелеге Европа берлеге комиссиясе һәм БМОның Европа икътисади комиссиясе белән берлектә тимер юл кичүләрендә аварияләрне кисәтү максатыннан 2024 елның 6 июнен халыкара тимер юл кичүләренә игътибар җәлеп итү көне дип игълан итте.

Әлеге инициатива дөньяның күп кенә илләрендә хупланган, «РЖД» ААҖ дә әлеге чарага кушыла һәм 2024 елның 6 июнендә Халыкара тимер юл кичүләренә игътибар җәлеп итү көнен үткәрү турында хәбәр итә. 2024 елның 4 аенда тимер юллар челтәрендә тимер юл кичүләрендә 67 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20% ка кимрәк (2023 елда-84), һәлакәтләр нәтиҗәсендә 41 кеше зыян күргән (2023 елда – 38), шул исәптән 20 кеше үлемгә китергән (2023 елда – 16). 

ШОФЕР, ИСЕҢДӘ ТОТ!!!

Тимер юл аша чыгу урыны  - югары куркыныч зонасы!!! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү – кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау, ташылган йөкләрнең сакланышы һәм шәхси иминлегегез өчен гарантия!  Тимер юш аша чыкканда игътибарлы бул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International