Лениногорскилылар - «Өченче буын»XIV республика пенсионерлар спартакиадасы призерлары

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

2024 елның 31 маенда Казан шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Өченче буын» XIV республика пенсионерлар Спартакиадасы узды. Спартакиадада республикабызның 20 шәһәре һәм 30 районы катнашты. 

Безнең шәһәрне Фәридә Усманова (дартс), Рафаил Багманов (дартс), Виктор Ищеряков (йөзү), Любовь Гыйләҗева (йөзү), Николай Фадеев (өстәл теннисы), Марина Сафина (өстәл теннисы), Алевтина Антонова (җиңел атлетика), Якуп Халиков (җиңел атлетика), Надежда Долматова (пулядан ату), Мөсәлим Усманов (ату).

Безнең район җиңүчеләре:

Хатын кызлар арасында йөзү буенча 1 урын -  Любовь Гыйләҗева,

70 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында җиңел атлетика буенча 2 урында -  Якуп Халиков.

Безнең команда Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында икенче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International