Бүген мэриянең утырышлар залында район Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү буенча киңәшмә узды.
Оештыру комитеты әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм янгын сүндерү бүлеге вәкилләре катнашты.
Лениногорскида Сабантуй 8 июньдә үзәк мәйданда узачак, бәйрәм программасы 9.30 да башлана, майданга пассажирлар алып бару оештырылачак.
Авыл җирлекләрендә милли бәйрәм 9 июньдә узачак.
Бүгенге көндә һәр җирдә актив әзерлек эшләре алып барыла.
Сабантуй югары дәрәҗәдә, барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп үтәргә тиеш, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Бәйрәм чараларын үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү чаралары турында полиция начальнигы урынбасары Андрей Иваньчин искә төшерде.
Лениногорск муниципаль районы буенча янгын сүндерү бүлеге начальнигы Дамир Вилданов районда янгыннар белән бәйле оператив вәзгыять турында сөйләде, шулай ук Сабантуй бәйрәме вакытында өстәмә янгын куркынычсызлыгы чараларына тукталды.
Җәйге чорда су объектларында куркынычсызлык турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Сергей Мостов чыгыш ясады.