25 майда Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчетендә Лениногорск мөхтәсибәте оештырган XI «Гыйлем нуры» конкурсы узды. Конкурс Татарстанның төрле районнарыннан килгән мөселманнар арасында тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә һәм татар телен, татар-мөселман традицияләрен саклау һәм татар халкы тарихын өйрәнү буенча адымнарның берсе булып тора.
Конкурсның сәламләү тантанасында югары дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфщров, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссу «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов катнашты.
Конкурста катнашучылар Татарстанның барлык почмакларыннан, шул исәптән Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Тукай, Буа, Мөслим, Сарман, Кукмара, Ютазы һәм Лениногорск районнарыннан җыелды. Ярышлар өч этапта узды. Финал турына ярымфиналда беренче урынны алган командалар үтте: Сарман, Кукмара, Лениногорск, Баулы, Буа һәм Мөслим мөхтәсибәтләре.
Бу юлы катнашучыларга ТР Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшриятында басылган классик хезмәтләргә нигезләнгән биремнәрне үтәргә туры килде. Сорауларның катлаулылыгына карамастан, уенда катнашучылар югары дәрәҗәдәге эрудиция күрсәттеләр. Лениногорск мөхтәсибәте командасы иң күп балл җыйды, әмма чакырылган кунакларга үз урынын бирергә карар итте. Нәтиҗәдә, Сарман һәм Кукмара командалары бертигез балл белән чыкты. Өстәмә уеннан соң Кукмара командасы җиңү яулады
Җиңүчеләр кубок, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр, ә барлык катнашучылар яхшы бүләкләр, грамоталар һәм чәчәк бәйләмнәре алдылар.