21 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Исаева Мария «Синең киләчәгең синең кулларда!» дигән темага "Аист " консультация классы проектын тормышка ашыру буенча чираттагы дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Әңгәмә барышында балалар төрле сорауларга җавап бирделәр
Бу чара балаларга киләчәк турында үз теләкләрен һәм фикерләрен формалаштырырга, шулай ук дөрес карар кабул итәргә юнәлдерелгән.