Җиңүчеләр билгеләнде

2024 елның 24 мае, җомга

Кичә яшьләр үзәгендә «Адмирал»хәрби-патриотик уеннар циклы тәмамланды. Гранд-финал дүрт иң көчле команданы җыйды, аларның һәрберсе дулкынландыргыч һәм кызыклы сынаулар сериясен узды.

Ярышлар көндәшлек рухы белән тулы иде, ә станцияләрдәге биремнәр катнашучыларны җитезлек, тапкырлык һәм команда эше күрсәтергә мәҗбүр итте. 

Киеренке һәм нык көрәшләрдән соң җиңүчеләр билгеләнде:

1 урынны ТР Лениногорск шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды

2 урынны ике команда - Лениногорск нефть техникумы командасы (1 команда) һәм 5нче мәктәп командасы бүлеште

3 урынны Лениногорск нефть техникумы командасы (2 команда)алды

Җиңүчеләрне һәм призерларны  җиңүләре белән котлыйбыз!

Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International