18 майдан Приморье краеның Уссурийск шәһәрендә Ерак Көнчыгыш техник колледжы мәйданчыгында һөнәри осталык буенча «Профессионалы»чемпионатының йомгаклау (төбәк-ара) этабы уза.
Ярышларда Россия Федерациясенең 26 субъектыннан төп яшь категориясе буенча 80 конкурсант (техникум студентлары) һәм юниорлар (мәктәп укучылары) категориясендә 14 субъект катнашачак. Татарстан Республикасы исеменнән Лениногорск нефть техникумы студентлары Хамадиев Алмаз, Сыркин Роман, мәктәп укучылары Талипов Рияз һәм Шәйдуллин Илнур чыгыш ясый.
Егетләр мастер – укытучы Фәсхетдинов Марат белән «Татнефть» ААҖ мәйданчыкларында тырышып әзерләнделәр һәм стажировка үттеләр. Аларга уңышлар телибез!!!!