Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм район башкарма комитетының икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова Лениногорск районы Тукмак авылында урнашкан фәнни-җитештерү мәйданчыгы төзелеше барышы белән таныштылар.
Бүгенге көндә җитештерү комплексын, лабораторияне реконструкцияләү буенча эшләр тәмамланган, реагентлар синтезы буенча җитештерү линиясе эшләнгән. Лаборатория корпусы 80% әзер. Производствоны агымдагы елның сентябрендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов компания җитәкчелегенә җитештерүне урнаштыру өчен Лениногорск районы территориясен сайлаганы өчен рәхмәт белдерде. "Безнең бурыч – эш өчен уңайлы шартлар тудыру. Безнең өчен Сезнең бизнесның уңышлы булуы һәм үсеш алуы мөһим", - дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.