Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "Батырлык өчен" медален тапшырды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов солдатның әтисе Садыхов Мехман Джами,  улына үлгәннән соң «Батырлык өчен» медален тапшырды.

Аның улы рядовой  Орхан Мехман оглы Садыхов Россия Федерациясе Президенты Указы белән үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Ул  2023 елның 7 декабрендә Запорожье өлкәсенең Токмак шәһәрендә Украина территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Орхан Садыхов  Феодосия шәһәренең 56-нчы десант-штурм полкында хезмәт итә. Ул бик мөһим һәм катлаулы операцияләр үткәрә, өлкән разведчик була.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чын күңелдән кайгы уртаклашты, Орхан Садыховның туганнарына һәм якыннарына ныклы сәламәтлек, сабырлык теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International