Лениногорск районы Башлыгы ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлады

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин ветераннарны бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән котладылар!

Александра Макаровна Рутковская 1924 елның 12 декабрендә туган, 2024 елның декабрендә Александра Макаровнага 100 еллык юбилее тулачак. Ул Лениногорск районының Воздвиженка авылында туган. 18 яшендә үз теләге белән ФЗОга укырга китә һәм бер елдан соң немецлар җимергән тимер юлларны торгыза.

Габдрахман Зыятдин улы Биктаһиров 1927 елның 25 маенда туган, 1944 елда Совет Армиясе сафларына чакырылган. Бөек Ватан сугышында һәм Япония белән сугышта катнаша.

Республика һәм район җитәкчелеге ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук ветераннарны бәйрәм белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов котлады, ул ветераннарга азык-төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшырды.

Кадерле ветераннарыбыз, Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйбыз, Сезгә зур сәламәтлек, якыннарыгызның кайгыртуы, бәхет һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International