2024 елдан Лениногорскта инвалид балаларның ата аналары бер үк вакытта эшли һәм өлешчә мәшгульлек шартларында карау буенча түләүләр ала.
Инвалид баланы тәрбияләүче яки I төркем инвалидны тәрбияләүче ата-аналарның берсенә ай саен карау өчен түләү каралган. Элек ул эшкә урнашмаган очракта гына билгеләнгән иде, әмма 2024 елның 1 гыйнварыннан кагыйдәләр үзгәрде.
Хәзер 18 яшькә кадәрге инвалид яки I төркем инвалид булган баланы карау өчен айлык түләү тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион яки өйдә эшләүче ата-анага билгеләнергә мөмкин. Шулай итеп, ата-аналар дәүләт ярдәмен югалтмыйча эшкә урнаша ала.
Шул ук хокук уллыкка алучылар һәм опекуннар (попечительләр) өчен закон белән билгеләнгән.
Тулы булмаган эш вакыты режимында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруны раслау өчен Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең Лениногорск районындагы клиент хезмәтенә эш бирүчедән килешү яки белешмә бирергә кирәк. Сорауларыгыз булса, сез региональ элемтә үзәгенә шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз: 8 800 100 00 01 (шалтырату бушлай).