"Сила в детях" реабилитация үзәген үстерүгә керткән өлеше өчен

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген «эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсендә «Сила в детях» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм хәйрия фонды директоры, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Гадел Заһретдинов катнашты.

Ул кыскача республика территориясендә реабилитация үзәкләрен булдыру һәм үстерү, инвалид балаларның гаиләләренә ярдәм оештыру белән шөгыльләнүче «Сила в детях» Хәйрия фонды эшчәнлеге турында сөйләде.

Лениногорскиның «Сила в детях» филиалы 2019 елның октябрендә ачылган, төп эшчәнлеге-балаларны реабилитацияләү. Бүгенге көндә үзәк уңышлы эшли, биредә социаль-медицина, педагогик, психологик, физиотерапевтик, диагностик хезмәтләр күрсәтелә.

Адель Линнар улы район башлыгы Рәгать Галиәгзам улына реабилитация үзәген үстерүгә һәм уңышлы эшләүгә керткән шәхси өлеше һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм  хәйрия фондының Рәхмәт хатын тапшырды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен социаль реабилитация программаларын уңышлы тормышка ашырган өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатын Лениногорск филиалы җитәкчесе Айгөл Әхмәтовага тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International