Роспотребнадзор ачык утта ит ризыклары әзерләү үзенчәлекләрен искә төшерә

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Май бәйрәмнәре алдыннан Роспотребнадзор ачык утта ит әзерләгәндә нәрсә исәпкә алырга кирәклеген искә төшерә.

Продуктларның дөрес саклануына һәм дөрес эшкәртүгә аеруча игътибар итегез. Рөхсәтсез сәүдә урыннарында ит сатып алмагыз.

Сатып алыр алдыннан төсен, исен карагыз. Җитештерү датасын, пакетның бөтенлеген  тикшерегез. 

Әгәр дә сез кибеттән маринадланган шашлык сатып алырга уйласагыз, ярлыкка игътибар итегез. Анда итнең сорты күрсәтелә: югары яки беренче сортны гына алыгыз. Җитештерү датасын һәм саклану вакытын карагыз, саклау шартлары үтәлгәненә инаныгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International