Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннарга Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләкләр тапшыру башланды.
Чараларда төрле дәрәҗәдәге депутатлар, хакимият вәкилләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, предприятиеләр һәм учреждениеләрнең профсоюз оешмалары, яшь армиячеләр, “Алдынгылар хәрәкәте” җирле бүлеге вәкилләре катнаша.
Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда 10 сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды, 291 тыл хезмәтчәне һәм тол хатын яши.