Лениногорскида муниципаль район гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының муниципаль фестивале узды.
Фестивальдә 1нче, 2нче, 4нче, 8нче, 10нчы мәктәп, 11нче гимназия, 12нче лицей, 13нче мәктәп командалары катнашты.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча:
1 урынны 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командасы алды;
2 урын-12 нче лицей укучылары командасы;
3 урын-4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командасы.
Ярышлар «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.