Лениногорск районында күчмә медицина комплексы эшли

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Авыл кешеләре бер урында берьюлы ике тикшерү үтә ала - флюрография һәм маммография. Зәй-Каратай, Тимәш һәм Сугышлы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр диагностика узган инде. 170 хатын-кыз маммография, 200дән артык кеше флюорография узган.

Күчмә медицина комплексы Лениногорск районында 8 майга кадәр үз эшен дәвам итәчәк.

17-19 апрельдә "Флюмам" Шөгер авылы Горький урамындагы 4 нче йортта урнашачак.

22-24 апрельдә Иске Иштирәк шәһәрендә, Мәктәп урамындагы 13 нче йортта урнашачак.

👉 25 һәм 26 апрельдә Яңа Иштирәк авылы, Шоссейная урамында, 16 а йортында.

2, 3 һәм 6 майда "Флюмамм" Иске Куакта Заварыкин 38 А адресы буенча эшләячәк.

👉 7 һәм 8 май Сарабикколда Киров урамында 4 а йорт.

😊  👍 Күрше авылларда яшәүчеләр дә тикшерү үтә  ала.

Исегезгә төшерәбез, тикшерү ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында башкарыла.

Чыганак: Лениногорск үзәк хастаханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International