11 апрельдә «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина 5нче социаль участокта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Сәламәтлек сукмаклары»дигән викторина уздырды.
Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллау бирү, аның кеше өчен ролен аңлату, үз сәламәтлегенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Викторина барышында катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, дөрес туклану, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, көн режимын үтәү темаларына табышмаклар чиштеләр.