11 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Исаева Мария Космонавтика көненә багышланган презентация күрсәтте.
Максаты - яшүсмерләрне астрономия һәм космик тикшеренүләрдәге заманча ачышлар белән таныштыру иде.
Чара барышында балалар космос турында белемнәре белән уртаклаштылар, бер-берсенә космос турында төрле кызыклы фактлар сөйләделәр.
Бу чара яшүсмерләр арасында белемнәрне киңәйтергә, шулай ук яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.