Лениногорскиның "Юность" командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кубогының көмеш призеры булды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 4-7 апрелендә Казан шәһәренең «Электрон» спорт залында 2015 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча «Татарстан Республикасы футбол федерациясе» Кубогы узды.

Безнең шәһәрне «Юность» балалар командасы тәкъдим итте.

Алар, мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кубогының көмеш призерлары исеменә лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәк спорт җиңүләрен телибез!

«Юность» командасын Шуков Семен, Низамов Адель, Трусеев Егор, Дәүләтов Радель, Пугин Данил, Манаков Артем, Чернышев Денис, Сәгытов Айнур тәкъдим итте.

"Балалар беренче тапкыр республика ярышларында катнаштылар, бу аларның беренче тәҗрибәсе һәм алар өчен инде яхшы нәтиҗә!- дип сөйләде команда тренеры Олег Васильевич Сукоркин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International