5-6 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә СССР спорт мастеры А. А. Улеев истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда 16 яшькә кадәрге 200дән артык көрәшче катнашты, алар-Башкортстан, Марий-Эл, Татарстан, Удмуртия, Мордовия, Самар, Киров, Оренбург, Мурманск һәм Ульяновск өлкәләреннән иде
3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим стилендәге көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады.
75 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Хабаровский Макар(6 нчы мәктәп)җиңүче булды
Икенче призерлар:Никифоров Станислав(8 нче мәктәп), 68 кг авырлыкта һәм Лобанов Николай (6 нчы мәктәп) 85 кг авырлыкта.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Лущиков Руслан Сергеевич җитәкчелегендә шөгыльләнә.