Лениногорск районында "Мәдәният" илкүләм проекты

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Мәдәният илкүләм проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның маенда расланган.

Милли проект структурасына өч федераль проект керә: Мәдәни мохит, иҗади кешеләр һәм цифрлы мәдәният.

"Мәдәни мохит"
Лениногорск районында 2024 елда Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе структура бүлекчәсе бинасына капиталь ремонт планлаштырылган. Аның гомуми суммасы 35 млн. сум тәшкил итә. Шулай ук  Иске Писмән авыл мәдәният йорты бинасы 43,6 млн. сумга ремонтланачак.

"Иҗади кешеләр»
2024 елга квалификация күтәрү курсларына 49 гариза бирелгән.

"Цифрлы мәдәният»
Лениногорск китапханә системасы китапханәләре Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе кысаларында җыелма электрон каталог төзүдә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International