"Агротуризм мәктәбе" белем бирү программасына кушылыгыз

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 2024 елның 29-30 апрелендә Биектау муниципаль районының «Добрый» ДОЛ базасында «Агротуризм мәктәбе» белем бирү программасын (алга таба – Программа) үткәрә.

Катнашуга авыл туризмы юнәлеше буенча эшчәнлек алып баручы яки алып барырга планлаштыручы фермер хуҗалыклары (ЛПХ, ИП (КФХ), авыл хуҗалыгы кооперативлары һ.б.) вәкилләре чакырыла. Программа кысаларында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга бушлай катнашу каралган, теләүчеләр квалификация күтәрү турында сертификат ала алачак.

Катнашу өчен 2024 елның 25 апреленә кадәр сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/65f2c67273cee7650f21d225/?clckid=890df172.

Урыннар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International