Су басуга әзерләнәбез! Су басу вакытында куркынычсызлык чаралары

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Су басу куркынычы Лениногорск муниципаль районының су объектларында апрель башында булырга мөмкин.

Су басу вакытында гидрологик хәлне контрольдә тоту өчен 6 күзәтү посты җәлеп ителәчәк:

Сугышлы авылы,  Шушма елгасы;

Сарабиккол авылы, Шушма елгасы;

Иске Иштирәк авылы (Бәкер авылы), Шушма елгасы;

Керкәле авылы, Шушма елгасы;

Зәй-Каратай авыл җирлеге, ГТС;

Иске Писмән авыл җирлеге, ГТС.

Су басу куркынычы булганда:

Тыныч булыгыз, күршеләрне кисәтегез, инвалидларга, балаларга һәм олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итегез;
Документлар, кием, иң кирәкле әйберләр, берничә көнлек азык-төлек запасы, дарулар әзерләгез. Документларны су үткәрми торган пакетта саклагыз;
Барлык электр приборларын электр челтәреннән аерыгыз, газны сүндерегез, тәрәзәләрне һәм ишекләрне тыгыз итеп ябыгыз;
хуҗалыгыгызда булган терлекләрне биегрәк җиргә күчерегез;
куркынычсыз урынга эвакуацияләнегез;
мөмкинлек булса, су басу вакытында туганнарга, дусларга яки танышларга күченергә кирәк.
Теләсә нинди шартларда тынычлык саклагыз!

Барлык ситуацияләр турында 01, 112, 2-75-77 телефоннары аша хәбәр итегез, вакыйганың вакыты, төгәл урыны һәм характерын күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International