Янгынның сәбәбе мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Лениногорск районы куакбаш авылында мунча янган.

Янгын турында 6 апрель көнне14 сәгать 34 минутта 66 нчы янгын сүндерү частенә хәбәр ителә. Янган Куакбаш авылы, Карл Маркс урамы, 73 нче йортта булган. Хуҗаларның 24 кв. м. мунчасы янган. Бәхеткә, янгын күрше корылмаларга таралмаган. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәбе — мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Ут белән сак булыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез, дип кисәтә янгын сүндерүчеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International