Гаилә елы кысаларында Лениногорск шәһәренең 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Ш.М. Бикчурин исемендәге II зонакүләм фәнни-гамәли конференция узды.
Бу конференция милли үзаң тәрбияләү, мәдәни мирасыбызны буыннан-буынга тапшыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан уздырылды.
Конференциядә укучылар һәм укытучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен 4 секциядә тәкъдим иттеләр. Иҗади, инициативалы укытучылар өчен эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча түгәрәк өстәл оештырылды.
Конференциядә Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Норлат, Яр Чаллы районнарыннан,шәһәрләреннән һәм Мордовия Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе мәктәбеннән 50 якын укучы һәм укытучылар катнашты.
Конференция нәтиҗәләре буенча, һәр секциядә эшләрне бәяләү комиссиясе әгъзалары тарафыннан җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар билгеләнде һәм аларга бүләк сертификатлары тапшырылды.
Комиссия әгъзалары конференцияне югары дәрәҗәдә оештырылуын, тәкъдим ителгән эшләрнең төрлелеген билгеләп үттеләр.
Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу яңа проектлар булдыруга илһам бирә. Һәм без барлык катнашучыларга яңадан-яңа уңышлар телибез!