4 апрельдән Октябрь урамындагы күперне реконструкцияли башлаячаклар

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

4 апрельдән Лениногорскида Октябрь урамындагы Камышлы елгасы аша күперне реконструкцияләү башланачак, ремонт эшләре «Имин сыйфатлы юллар»милли проекты кысаларында башкарылачак.

Подрядчы булып «Строймонтаж-Сервис» ҖЧҖ чыгыш ясый, участокның озынлыгы 70 п. м.

Эшләр вакытында күпер буенча хәрәкәт туктатылачак, шуңа күрә шоферларга альтернатив маршрутларны сайларга киңәш ителә, җәяүлеләр өчен маршрут схемада зәңгәр төстә күрсәтелгән.

Әмма, вакытлыча уңайсызлыкларга карамастан, күперне реконструкцияләү юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен кирәкле чара булып тора. Эшләр тәмамланганнан соң күпер ышанычлырак һәм куркынычсызрак булачак, бу шәһәрдә транспорт хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Без барлык машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны ремонт вакытында сабыр булырга, хәлне аңлап кабул итәргә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International