Лениногорскилы Наил Нигъмәтуллин Россия Президентын сайлауда катнашты

2024 елның 15 марты, җомга

15 — 17 март көннәрендә Россия Президентын сайлау көннәре бара. Олы яшьтә булган абый-апалар өйдә торып тавыш бирү мөмкинлегенә ия. Лениногорскилы Наил Нигъмәтуллин да шундыйлардан.

1796 нчы сайлау участогының комиссиясе аның өенә килде. «Быел өйдә тавыш бирүчеләр саны 40ка якын. Шуларның берсе — Наил Нигъмәтуллин», дип әйтте комиссия әгъзалары. Сайлау участогында нинди кагыйдә буенча тавыш бирәләр, монда да нәкъ шулай булды. Наил Зәйнулла улы да үзе теләгән кандидат өчен тавыш бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International