Бүген Лениногорск муниципаль районында иртәнге сәгать 8дә барлык сайлау участоклары ачылды.
Тимәш авылындагы сайлау участогына беренчеләрдән булып «Ласточка» балалар бакчасы мөдире Оксана Чернова хезмәттәшләре белән бергә килде.
"Бүген без сайлауларга үз гражданлык позициябезне белдерү өчен килдек. Киләчәгебез, балалар иминлеге өчен тавыш бирдек. Илнең имин, көчле булуын, анда һәркемнең яхшы яшәвен телибез", - диде Оксана Чернова.
Ул, барлык тавыш бирүчеләр кебек үк, сайлаучы беләзеген алды һәм сайлаучы хокукын үтәп, балаларга янына эшкә китте.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар өч көн рәттән — 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак.