Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү»түләүсез хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Хезмәтне Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен алып барган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары ала ала. Уку 4 иң зур мәйданчык буенча уза: Wildberries, Ozon, KazanExpress (Магнит.Маркет) һәм Яндекс.Маркет онлайн һәм бөтенләй бушлай.
Уку ахырында йомгаклау аттестациясе үткәреләчәк, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык алалар.
Түләүсез финанс булмаган хезмәтләр алуга гаризаны РФ МСП. цифрлы платформасында бирергә мөмкин (https://мсп.рф/) «бизнеска ярдәм итү чаралары»бүлегендә.