13 март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Оксана Лямова 4нче патронаж участогында «Кояшлы балалар»акциясен уздырды. Акциянең максаты-балигъ булмаганнарга Даун синдромы белән авыручы, безнең арада яшәүче һәм безнең кайгыртуга, аңлауга, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булган гадәти булмаган кешеләр турында сөйләү.
Балалар педагог белән бергә сары төстәге куллар ясадылар. Даун синдромы булган балаларны бөтен дөньяда «Кояшлы»дип атыйлар.
Очрашу ахырында педагог гади балаларның шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булуларының мөһимлеген ассызыклады, алар барлык кешеләрнең дә төрле булуын аңладылар һәм урамда гадәти булмаган баланы күреп гаҗәпләнмәделәр генә түгел, ә ярдәм итәргә дә әзер иделәр.