Лениногорск районында басуның башлануы апрельнең беренче декадасында фаразлана. Аңа 15 торак пункт эләгә.
Лениногорск районы территориясендә язгы ташкын вакытында мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен көчләр һәм чаралар төркеме булдырылган: шәхси состав - 151 кеше; техника - 62 берәмлек, шул исәптән янгын сүндерү техникасы -6 берәмлек, суны суырту өчен техника -12 берәмлек, шул исәптән 7 автомашина, 5 мотопомпа; автоном электр белән тәэмин итү чыганаклары -15 берәмлек.
5 торак пунктта РСУ хәбәр итү системасы урнаштырылган (Сугышлы, Керкәле, Туктар-Урдаласы, Сарабиккол, Яңа Иштирәк торак пунктларында).
Язгы ташкын вакытында коткару һәм авария-торгызу эшләрен башкару өчен Лениногорск муниципаль районында инерт материаллар резервы булдырылган: вак таш, ком-гравий катнашмасы, ком, агач материаллары, металл торбалар.
2024 елгы су басуга әзерлек максатыннан 2023 елның көзендә авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең көче белән 6 км. 600 м.елга сулары чистартылган иде.
Район автомобиль юлларының су үткәрү торбаларын чистарту график буенча «Строймонтажсервис» ҖЧҖ тарафыннан башкарыла. Бүгенге көндә 120 берәмлек су үткәрү торбасы чистартылган, бу 32% тәшкил итә. Торбаларны чистарту 28 мартта тәмамлана.
Су басу вакытында гидрологик хәлне контрольдә тоту өчен 6 күзәтү посты җәлеп ителәчәк:
Сугышлы авылы, Шушма елгасы;
Сарабиккол авылы, Шушма елгасы;
Иске Иштирәк авылы (Бәкер авылы), Шушма елгасы;
Керкәле авылы, Шушма елгасы;
Зәй-Каратай авыл җирлеге, ГТС;
Иске Писмән авыл җирлеге, ГТС.
Теләсә нинди шартларда тынычлыгыгызны саклагыз!
Барлык ситуацияләр турында 01, 112, 2-75-77 телефоннары аша хәбәр итегез, вакыйганың вакыты, төгәл урыны һәм характеры турында хәбәр итәргә кирәк булачак.