Бүген бокс буенча турнир башланыр алдыннан Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм чакырылган кунаклар мемориалга чәчәкләр салдылар һәм геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннары «Юность» спорт комплексында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча II турнир башланды.
Турнирны ачуда хөрмәтле кунаклар: Лениногорски районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Дамир Исламовның туганнары, дуслары һәм иптәшләре, Россия ММА федерациясе вице-президенты Рамил Фазлыев, тренер һәм турнирны оештыручы Альберт Сафин, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, район халкы һәм кунаклары катнашты.
Турнирда катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков сәламләде. Ул турнирда катнашучыларның барысына да кызыклы көрәш һәм югары спорт нәтиҗәләрен, ә тамашачыларга матур көрәштән ләззәт алуларын теләде, шулай ук хәйриячеләргә һәм спонсорларга безнең район территориясендә спорт өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук барлык катнашучыларга Дамир Исламовның апасы Динара Алтынова мөрәҗәгать итте, администрация җитәкчелегенә, оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына уңышлар теләде.
Балалар төрле шәһәрләрдән - Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Алабуга һәм Азнакайдан катнаштылар.