Сорау: эштәге хезмәттәшемнән тиздән финанс оешмалары финанс хезмәтләрен кулланучыларның мөрәҗәгатьләренә 15 көн эчендә җавап бирергә тиеш булачак закон үз көченә керәчәген белдем. Бу дөресме?
Җавап: әйе. 2024 елның 1 июленнән "Россия Федерациясе Үзәк банкы (Россия Банкы) турында "Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану хакында" 2023 елның 4 августындагы 442-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керәчәк. Кредит, иминият, микрофинанс, клиринг оешмалары, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары, кредит тарихлары бюросы һәм башка финанс оешмалары гомуми кагыйдә буенча мөрәҗәгатькә 15 эш көне эчендә җавап бирергә тиеш булачак. Карар кабул итү өчен күбрәк мәгълүмат кирәк булса, бу вакыт 10 эш көненә озайтылырга мөмкин.