Бүген Лениногорск шәһәренең Яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Геройлар безнеж арада» күргәзмәсе ачылды.
Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспонатлар һәм мәгълүмати материалларның бердәм композициясеннән гыйбарәт. Экспозициядә Россия Герое исеменә лаек булган Татарстанда туган сугышчыларның фотосурәтләре, шулай ук Россия Кораллы Көчләре хәрбиләренең корал һәм экипировка үрнәкләре макеты тәкъдим ителгән.
Шулай ук күргәзмәдә якташыбыз, Россия Герое Дамир Исламовның фотосы куелган. Әлеге күчмә күргәзмәне Татарстан Республикасы ДОСААФы һәм ТР ДОСААФы Лениногорск җирле оешмасы оештыра.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
"Лениногорскида мондый чаралар узуы, күргәзмәләр оештырылуы бик яхшы. Алар яшь буында ветераннарга, хәзерге вакытта алгы сызыкта булган һәм безнең мәнфәгатьләребезне яклаган һәркемгә хөрмәт тәрбияләү мөмкинлеге бирә", - дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.
Шулай ук район Башлыгы барысына да тыныч күк йөзе һәм махсус операциядә булган ир-егетләрнең туган якларына тизрәк әйләнеп кайтуын теләде. Әлеге күргәзмәне оештыручыларга, лениногорскилыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Шунысы игътибарга лаек, бу көнне 20 егет һәм кыз Юнармия хәрәкәте сафларына кабул ителде, алар үз хезмәтләре белән укуда һәм спортта уңышлары белән юнармеец дигән мактаулы исем йөртү хокукына ия булалар. Алар барысы да бертавыштан ант бирделәр, аннары район Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар аларга таныклык һәм билге тапшырдылар.
Барлык теләүчеләрне күргәзмәгә чакырабыз, ул 6 март көнне 10.00-12.00 сәгатьләрдә; 15.00-17.00 сәгатьләрдә, 7 мартта 09.00-15.00 сәгатьләрдә, 9 мартта 09.00-12.00 сәгатьләрдә, 11 мартта 08.00-17.00 сәгатьләрдә, 12 мартта 08.00-12.00 сәгатьләрдә эшләячәк.