Лениногорскидан күп балалы әни, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган «Демография» илкүләм проекты кысаларында, үз тормышын үзгәртә һәм яңа мөмкинлекләр таба алды.
Ул эш эзләү максатыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң ул "Демография" милли проекты кысаларында укулар уза, МСПның цифрлы платформасы сайтында үзлегеннән гариза бирә һәм форум – марафонында укый.
Экспертлар советы утырышында күп балалы ана косметика сату буенча интернет-кибетнең бизнес-проектын тәкъдим итте.
Финанс ярдәме җиһазлар һәм товарның башлангыч партиясен сатып алуга китәчәк. Күпчелек тавыш белән бизнес-план хупланды. Аңа шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлү һәм финанс ярдәме алуның алга таба тәртибе аңлатылды.
Эшсез гражданнар өчен финанс ярдәме алу мәсьәләләре буенча консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 нче йорт, 1 кабинет, тел 5-59-71, эл адресы: czn.leninogorsk@tatar.ru.