"Татнефть" лениногорскилыларга йорт хайваннарын йөртү өчен яңа мәйданчык бүләк итте .
Дүрт аяклылар белән йөрү урыны «Юбилейный»паркыннан юл аша урнашкан. Шул җирдә 20 еллар элек Лениногорск хезмәт этләре клубы да махсус мәйданчык оештырган булган Озак вакыт эчендә ул ташландык хәлгә килгән. Бүген кечкенә дуслар йөгерәләр һәм яңа снарядларда күнегүләр ясыйлар.
Өстәвенә, инвентарь саклана торган йорт, төшү өчен баскыч, электр энергиясе барлыкка килде. Шуңа күрә тормыш монда төнлә дә кайнап тора. Ә ял көннәрендә Бөгелмә кинологлары дәресләр үткәрә.
- Без йорт хайваннарының социализациясен арттырабыз. Бу аларның сәламәтлеге һәм җәмгыятьтә үзләрен тоту өчен мөһим. Этләрне төп командаларга өйрәтү безгә аларны күргәзмәләрдә лаеклы тәкъдим итәргә ярдәм итә. Иң мөһиме -безнең хайваннар үзләрен ирекле хис итә ала, монда без аларны тыныч кына, кемнедер куркытудан яки җәмәгать урынында имгәнүдән курыкмыйча, бәйдән җибәрә алабыз, - ди Марсель Йосыпов.