8 март Россия почтасының төбәктәге барлык почта бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 7 мартта почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
8 мартта почтальоннар почта аша җибәрүне башкармый һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының республика бүлеге белән килешенгән график буенча китерәчәк.
9 мартта бүлекләр гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтүне яңартачак.
Почта офисының расписаниесен ачыкларга яки картадан pochta.ru яисә компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.