Район башлыгы мәдәният идарәсе һәм яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе хезмәт коллективлары белән очрашты

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Лениногорск Мәдәният сараенда Мәдәният идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе коллективлары җыелышы узды, анда район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты.

Рәгать Галиәгъзам улы районның социаль-икътисади үсеше турында кыскача сөйләде, Лениногорск халкының казанышларына тукталды.

15-17 мартта РФ Президентын сайлау вакытында территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру турындагы мәгълүмат белән Гөлфирә Мәҗит кызы чыгыш ясады.

Киңәшмәдә шулай ук оешмаларның эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре тикшерелде.

Очрашу ахырында район Башлыгы хезмәт коллективларына рәхмәт белдерде һәм 15-17 март көннәрендә өч көн дәвамында Россия Президентын сайлаулар узачагын искәртте. Бу мөһим вакыйгада барлык гражданнарның актив катнашуының мөһимлеген ассызыклады. Һәркемнең тавышы мөһим һәм илебезнең киләчәгенә йогынты ясый ала, дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International