"Нечкәбил" конкурсы һәм «О самом главном»республика конкурсы

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Гаиләне саклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Ана булу, гаилә, Ватанга мәхәббәт, ата – бабаларыбызның гореф-гадәтләре тормыш кыйммәтләре - Татарстан Республикасы Рәисенең даими игътибар үзәгендә тора.

Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән традицион рәвештә «Нечкәбил» XIX республика конкурсы узачак, аның кысаларында Татарстан гаиләләре фестивале дә уза.

Республикада Гаилә елы чараларында катнашучы гаиләләрнең аудиториясен киңәйтү өчен «О самом главном»республика конкурсы үткәрелә.

Конкурслар җәмгыятьтә рухи-әхлакый ориентирларны саклау буенча гаиләне ныгыту һәм пропагандалау үсешенең бер чагылышы. Республиканың ныклы гаиләләре гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, патриотизм, республиканың күпмилләтле халкының мәдәни мирасы турында сөйлиләр, хәзерге дөньяда гаиләнең мәңгелек кыйммәтләрен үз үрнәкләре белән раслыйлар.

Конкурсларны оештыручы - «Гаилә канаты астында»Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Ныклы гаилә» ФПП, «Мэрхэмэт-Милосердие» хатын – кызлар-депутатлар төркеме, «ТАТМЕДИА»Агентлыгы ярдәме белән уза.

3 февральдә "Нечкәбил" конкурсы һәм "О самом главном" республика конкурсы старт алды.

Үткәрү урыны: Казан дәүләт мәдәният институты, Казан шәһәре, Оренбург  тракты, 3

Элемтү өчен: Емельянова Арина Валерьевна Тел.+7 906 110 86 58

/file/leninogorsk/File/1. Anketa uchastnika Nechke`bil 2024.docx

/file/leninogorsk/File/Polozhenie O samom glavnom.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International